Нәүрүз мөбарәк булсын!
21-нче март көнне Яңа Чүте авылында мәктәп, мәдәният йорты һәм китапханә берлегендә «Нәүрүз мөбарәк булсын!» дигән яз бәйрәме үтте.
Бәйрәм саф һавада милли уеннар, спорт ярышлары белән үтте. Балалар яз турында мәкальләр, табышмаклар чиштеләр, биеп-җырлап күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында килгән кунаклар, балалар тәмле ботка белән сыйландылар, коймаклар белән чәй эчтеләр.