Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

“Солдатка ярдәм” акция

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңа Чүте авылы халкы бердәм рәвештә “Солдатка ярдәм” акциясенә кушылды.

Авыл халкының  кайсы акчалата, кайсы әйберләтә үз өлешен  кертеп калырга ашыкты. Солдатларга озак бозылмый саклана торган продукция, җылы киемнәр, көндәлек кирәк-ярак җыйдылар. Шундый бердәм эш башкарган вакытта авылыбызда битараф булмаган кешеләрнең күплеге сөендерә. Тиздән дөньялар тынычланыр, ир-егетләребез, җиңү яулап, туган якларына кайтыр дигән ышанычта калабыз.