Ново-Чутинская сельская библиотека - филиал № 26

“Өлкәннәр – алтын канат”

3-нче октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Яңа Чүте китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә “Өлкәннәр – алтын канат” дигән бәйрәм үткәрде. Очрашуны авыл мулласы Равил хәзрәт догалар укып башлап җибәрде. Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Наил улы Хайруллин хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән ихлас котлады. Атлас Галимов үзе язган шигырьләрен укып, мөнәҗәтләр җырлап бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм Фәнзия Галләметдинова мул итеп оештырган чәй табыны артында дәвам итте. Хөрмәтле өлкәннәребез, китапханәгә кереп, күңелләренә хуш килгән китаплар алдылар.