"Яшь экологлар" очрашуы
30 нчы сентябрь көнне клуб әгъзаларының чираттагы очрашуы булды. Китапларны дөрес куллану, сакчыл карау турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар үз фикерләре белән бүлештеләр, бер-берсенә киңәшләр бирделәр. Шулай ук укучылар өчен иң кирәкле әйбер китап кыстыргычы ясау булды.
Китаплар өчен кыстыргыч - махсус предмет, уку урынын билгеләү өчен китап битләре арасына куела. Кыстыргычлар укучыга уку тукталган һәм кире укуны дәвам итәр өчен кирәк булган урынны тиз табарга ярдәм итә.
