Центральная детская библиотека

Экскурсия-танышу

Үзәк балалар китапханәсендә, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен экскурсия-танышу оештырылды. Очрашу уку залы белән танышудан башланды, анда укучыларга төрле журнал һәм газеталар тәкъдим ителде. Абонементта аларга китапларны өйгә укырга алу турында сөйләделәр һәм куллану кагыйдәләрен аңлаттылар. Интерактив панельлар зонасы балаларда аеруча кызыксыну уятты. Балалар танкларга, динозаврларга һәм төзелешкә багышланган 4D форматтагы танып-белү дәресләрен бик теләп карадылар. Интерактив формат аларга карарга гына түгел, ә үзләренә экранда уйнап карарга да мөмкинлек бирде. Экскурсиянең соңгы этабы бай энциклопедияләр һәм танып белү китаплары фонды белән танышу булды. Китапханәчеләр иң кызыклы һәм матур басмаларны күрсәттеләр, белемне киңәйтү һәм яңа белемнәр алу өчен укуның мөһимлеген ассызыкладылар. Экскурсия җылы һәм дустанә атмосферада узды, килгән кунакларда бик күп уңай тәэсирләр һәм китапханәгә яңадан кайту теләге калдырды.