«Актанышым – ак илем»
Үзәк балалар китапханәсендә Актаныш урта мәктәбенең 9 "В" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Рәдис кызы Аграпова) өчен «Актанышым – ак илем» викторинасы узды. Бу танып белү сәгате Актанышның 315 еллыгы уңаеннан, туган якның тарихына һәм күренекле шәхесләренә багышланды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, укучыларның туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуын үстерүгә ярдәм итте.
