Центральная детская библиотека

«Актанышым – ак илем»

Үзәк балалар китапханәсендә Актаныш урта мәктәбенең 9 "Б" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Ирина Риф кызы Солтанова) өчен «Актанышым – ак илем» викторинасы узды. Бу танып белү сәгате Актанышның 315 еллыгы уңаеннан, туган якның тарихына һәм күренекле шәхесләренә багышланды. Очрашу башында укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда танылган кешеләр һәм безнең төбәк тарихы турында сөйләүче басмалар күрсәтелде. Викторина берничә этаптан торды. «Кече Ватан» дип аталган беренче бирем брейн-ринг форматында узды. Укучылар туган як турындагы сорауларга җавап бирү тизлеге һәм төгәллеге буенча ярыштылар. Икенче этап, "Шушы яктан, шушы туфрактан без!", язучыларга багышланды. Презентация слайдлары буенча балалар танылган авторларны аларның портретлары буенча танырга тиеш иде. Өченче бирем "Исемнәр иле", катнашучыларга безнең төбәк урамнары исемнәре шифрланган кроссвордны чишәргә тәкъдим ителде. Дүртенче биремдә, "Кунаклар китабы"нда, укучыларга тәкъдим ителгән карточкаларга туры килә торган китаплардан өзекләр табарга иде. Бу бирем игътибарлылык һәм әдәби әсәрләрне белүне таләп итте. Балалар бу чарага зур кызыксыну күрсәттеләр һәм Актанышыбыз тарихы һәм танылган шәхесләре турында бик күп яңалыклар белделәр. Викторина азагында әлеге танып белү сәгате истәлеккә фото сүрәткә төшү белән тәмамланды.