Центральная детская библиотека

22 сентябрь - җәяүлеләр көне, юл билгеләре көне һәм Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне

22 сентябрь - җәяүлеләр көне, юл билгеләре көне һәм Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне.Бу көнне ничек билгеләп үтәргә соң? Машиналардан бер генә көнгә булса да баш тартыгыз һәм велосипед яки җәмәгать транспортын кулланып карагыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлагыз һәм юл билгеләренең барысын да хәтерлисезме икәнен тикшерегез. Актанышыбызның матурлыгыннан ләззәтләнеп һәм саф һава сулап, җәяү йөрегез. Онытмагыз: юлларда куркынычсызлык - безнең уртак бурыч! Игътибарлы булыгыз, кагыйдәләрне үтәгез, бер-берегезне хөрмәт итегез.Үзегезне һәм якыннарыгыз саклагыз!