"Иминлек сагында"
Үзәк балалар китапханәсеннән китап һәм клоун «Алтынчәч»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кызыклы, белемле иминлек серләре бәйрәме бүләк иттеләр. «Иминлек серләре»программасы уен формасында балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Чарада балаларда зур кызыксыну уяткан юлда йөрү кагыйдәләренә һәм юлда йөрү куркынычсызлыгына багышланган матур китаплар тәкъдим ителде. Интерактив программа барышында балалар юл куркынычсызлыгы темасына табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, мөһим юл билгеләрен истә калдырдылар, рәсемнәрдә сурәтләнгән ситуацияләрне анализладылар, юлда теге яки бу ситуациядә ничек дөрес эшләргә икәнен билгеләделәр.Уенчык машиналарны транспорт төрләренә бүлделәр. Светофор уты янган сигналлар буенча импровизацияләнгән хәрәкәтләр булды, анда һәр бала үзен кагыйдәләрне үтәүче юл хәрәкәтендә катнашучы итеп хис итә алды. Чара ахырында яшь катнашучылар асфальтка юл билгеләрен ясадылар. Чара истәлекле фотосүрәткә төшү белән тәмамланды.
