"Китапханә-серле дөнья"
18 нче августта, китапханәбездә " Ромашка" балалар бакчасының 2 нче төркемендә тәрбияләнүче нәниләре кунакта булдылар. Китапханәчеләр балалар тормышында китапларның роле турында кызыклы чара үткәрделәр. Алар кечкенәләргә әкиятләр уку, шигырьләр тыңлау һәм кызыклы хикәяләр, энциклопедияләр өйрәнүнең мөһимлеген искә төшерделәр.
Китапларга сакчыл караш мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, чөнки нәкъ менә шулай без киләчәк буыннар өчен кыйммәтле белемнәрне саклыйбыз.
Чара җылы атмосферада узды, сорау-җаваплар, кургэзмэлэр белән үрелеп барды. Балаларга китапханәчеләр белән аралашу һәм әдәбият дөньясы турында күбрәк белү мөмкинлеге ошады. Мондый очрашулар кечкенә яшьтән үк китапка мәхәббәт һәм китап белән аралашу культурасын тәрбияләүгә ярдәм итә.


