«Безнең әйләнә-тирәдә табигать»
Үзәк балалар китапханәсенең «Яшь эколог» клубы әгъзалары бүген, 15 нче август, чираттагы сигезенче очрашуларын район үзәгендәге паркта үткәрделәр.Китапханәче апалар балаларга туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләп, кызыклы әңгәмә оештырдылар. Алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итүче уеннарга һәм биремнәргә аерым игътибар бирелде: балалар ял итү паркы күренешләре сүрәтләнгән пазл җыйдылар, "Кем тизрәк?" уенын уйнадылар, кошларның һәм агачларның тәрҗемәләрен искә төшерделәр, татарча һәм русча тематик табышмакларны чиштеләр. Очрашу күңелле, кызыклы һәм файдалы узды.


