“Татар теле җәүһәре – Роберт Миңнуллин”
31 июль көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең иҗатына багышланган шигърият кичәсе оештырдылар. . Чарага шигырь сөюче дуслар җыйналган иде. “Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре шагыйрьнең “Белмиләрдә хәлемне”, “Булышчы”, “Өйрәнә”, “Акбайга”, “Кояш белән узышу” һ.б шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Шулай ук кичәдә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аеруча, Актанышыбыз сандугачы Гөлназ Хабирова башкаруында “Кайтабыз да китәбез” җыры күңелләргә үтеп керде. Зәлия Хәбибуллинаның “Башкорт бию”е шигърият кичәсенә ямь өстәде. “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмә әгъзалары шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк иттеләр. Чарада катнашучылар күңелләренә илһам байлыгы һәм рухи азык алдылар.

