«Террорга каршы бергә!»
Үзәк балалар китапханәсенә даими йөрүчеләребез белән "Террорга каршы бергә!" шигаре астында әңгәмә оештырылды. Әңгәмәдә терроризм проблемасына багышланган брошюралар тәкъдим ителде. "Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашсагыз, нишләргә?" дигән сорауга җаваплар таптылар, гадәттән тыш хәлләр вакытында җыярга кирәк телефон номерларын искә төшерделәр, буклетлар белән таныштылар.
