«Кече Ватан табигатен саклыйк»
15 июль көнне, балалар үзәк китапханәсенең «Яшь эколог» клубы әгъзалары чираттагы җиденче очрашуларын Актаныш авылындагы матур "Хәмит" чишмәсе янында оештырдылар.Әйдәп баручы китапханәче Алена Галиева, балаларга туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләп, кызыклы әңгәмә оештырды. Балалар җирле чыганаклар, чиста суның әһәмияте һәм аны саклау чаралары турында кызыклы фактлар белделәр. Мәгълүмат китапханәдән килгән басма материаллар белән ныгытылды. Алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итүче уеннарга һәм биремнәргә аерым игътибар бирелде: балалар "Хәмит" чишмәсе күренешләре сүрәтләнгән пазл җыйдылар, татарча һәм русча тематик табышмакларны чиштеләр, су һәм табигать турындагы халык мәкальләрен искә төшерделәр.
