Центральная детская библиотека

"Кошларым - сез дусларым!"

10 нчы июль көнне, балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Җәмигъ" мәчете алдында эшләп килүче лагерь кызлары өчен мавыктыргыч чара оештырдылар.Балалар кошлар турындагы гаҗәеп белем дөньясына чумдылар: Кызыл китапны, энциклопедияләрне һәм канатлы дусларыбызга багышланган әсәрләрне өйрәнделәр.Табышмакларга, кошларга кагылышлы кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, пазллар тезделәр, командага бүленеп викториналарда һәм уеннарда катнаштылар, белемнәрен тикшерделәр, китапкүргәзмәсе белән танышып тел байлыкларын арттырдылар. Кичә ахырында үзенчәлекле атмосфера өстәгән «Ал кирәк, гөл кирәк» ("Гайшә, Миләүшә") милли уены булды. Чара җылы һәм кызыклы узды, барлык катнашучыларда якты тәэсирләр калдырды.