«Балалар дусты»
8 нче июль, үзәк балалар китапханәсе татар язучысы Җәвад Әфтах улы Тәрҗемановның (1920-1995) тууына 105 еллык юбилеен билгеләп үтте. 2нче санлы Актаныш урта мәктәбе каршында эшләп килүче лагерь укучылары кунакта булдылар.
Чараның программасы бай һәм танып белүчән булды: балалар шагыйрьнең китап күргәзмәсе белән таныштылар, шулай ук «Мөгезле арыслан» шигырьләр китабына җентекле күзәтү тыңладылар, бергәләп «Шуктуган» әсәренә тирән әдәби анализ ясадылар, аннан соң балалар совет чорындагы дуслык һәм тормыш турындагы хикәяләрне һәм әкиятләрне игътибар белән тыңладылар. Җ.Тәрҗеманов иҗаты белән танышканнан соң, балалар күңелле биремнәр - тематик кроссворд чиштеләр. Бәйрәмнең мондый форматы ярдәмендә яшь укучылар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. «Фиксиклар» мультфильмыннан танып белү сериаларын карадылар. ДимДимыч белән үзләре тормышыннан мисаллар китереп, чагыштырып, тиешле уңай нәтиҗә чыгардылар. Балалар, үзәк балалар китапханәсе белән берлектә, җәйләрен күңелле һәм файдалы үткәрәләр.
