Центральная детская библиотека

«Яшьләр көне»

Китапханә хезмәткәрләре "Татарстанда җәй" проекты кысаларында 28нче июнь - "Яшьләр көне" уңаеннан мавыктыргыч чара уздырды. Балалар милли бәйрәм Сабантуй белән рухландырылган команда уеннарында көч сынаштылар. Уеннар арасында:
- Капчык киеп йөгерү;
- «Атлар чабышы»;
- Йомыркалы кашык белән йөгерү;
-"Көнгерә";
- Су ташу (бер чиләктән икенчесенә стаканнар белән су ташу) булды.
Эстафетадан соң балалар шигырьләр, җырлар һәм "Капкалы", "Түбәтәй" кебек милли уеннар белән таныштылар, төрле бирем-җәзаларны үтәделәр.
"Милли уен"да исә борынгы предметлар аталгач аларның мәгънәсен аңлаттылар.
Чара барышында балалар сугыш вакытында кулланылган солдат кирәк-яраклары күргәзмәсендә булдылар. Алар солдатларның шәхси көнкүреш әйберләре белән таныштылар һәм балалар китапханәсе тәкъдим иткән китаплардан хәрби тематикага багышланган шигырьләр укыдылар.
Чара ахырында барлык катнашучыларга конфетлар таратылды һәм истәлеккә уртак фото ясадылар.