Центральная детская библиотека

"Дару үсемлекләре иленә сәяхәт"

Татарстанда җәй" проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе каршында эшләп килүче лагерь балаларына экологик дәрес үткәрделәр. Дару үләннәре, үсемлекләр турында кызыклы китап күргәзмәсе эшләде. Аеруча, "Үсемлекләр. Тулы энциклопедия», «Кызыл китап» балаларның күңелләренә хуш килде.
Балалар үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре белән таныштылар, үләннәрне кайда һәм ничек дөрес җыярга өйрәнделәр, шулай ук китапханәчеләр алдан җыйган дару үсемлекләре үрнәкләрен күрделәр. Моннан тыш, яшь экологлар кызыклы интеллектуаль уенда катнаштылар: балалар үләннәр турында сорауларга җавап бирделәр, дару үсемлекләре исемнәре конкурсында катнаштылар, кызыклы табышмаклар чиштеләр.Дәрес табигый үләннәрдән хуш исле чәй эчү белән тәмамланды. Чара күңелле һәм кызыклы узды, балаларга бик күп файдалы белемнәр һәм якты тәэсирләр бүләк итте!