Үзеңә һәм якыннарыңа гомерне саклап калу.
17 май көнне, террорчылыкны профилактикалау буенча китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында ял итүчеләр белән әңгәмә уздырдылар.
Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Тормыш булгач бәла-казалар да чыгып тора. Шуңа күрә, без, әти-әниләр, әби-бабайларны балаларыгызга, оныкларыгызга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.



