Центральная детская библиотека

“Бөек Җиңүгә – 80”

12 май көнне, Бөек Ватан сугышы турында укылган әдәби әсәрләргә иллюстрация ясауга багышланган районкүләм балалар иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрле балалар катнашты. Нәтиҗәләре белән таныштырып үтәбез.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында җиңүче дипломына 1 нче санлы Актаныш гомуми белем бирү мәктәбе 1 “А” сыйныф укучысы Галиев Азиз; Уртанчы сыйныф укучылары арасында җиңүче дипломына Такталачык интернат мәктәбе укучылары Кручинин Камил, Махмутов Искәндәр ия булдылар. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар елмайсын!
Күк йөзләребез һәрчак аяз булсын,Дөньяларыбыз тынычлансын!