Центральная детская библиотека

18 март – Кырымның Россия белән берләшү көне.

17 март көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучылары белән, сыйныф җитәкчесе Алия Зөфак кызы катнашында, Кырымның Россия белән берләшү көне уңаеннан, “Гаҗәеп Кырым” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларга Кырымның тарихы, табигате, истәлекле урыннары турында сөйләделәр. Китапханәдә булган рус язучыларының Кырым турындагы әсәрләреннән күргәзмә оештырып, аның белән таныштырдылар. Шулай ук укучыларга “Археологик табыш” уены, филворд, Кырым ярымутравының макетын буяу тәкъдим ителде.