Центральная детская библиотека

Шаян дусларыма

11 март көнне, балалар үзәк китапханәсендә “Ромашка” балалар бакчасының зурлар төркеме,  тәрбиячеләре Зәйнәп Гыйльфанова белән кунакта булдылар. Балаларны, шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурның тууына 120 ел уңаеннан, иҗаты белән якыннан таныштырдык. Аларга “Шаян дусларыма” исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шагыйрьнең  “Хуш килдегез”, “Яхшы бел”, “Карлыгачлар”, “Кояш чык,чык!”, “Киңәш” исемле шигырьләрен  Һәм “Песи белән карга” әкиятен укыдык. Шулай ук  тизәйткечләр әйттек һәм кызыклы уеннар уйнадык.