Центральная детская библиотека

Барлык буыннарның яраткан шагыйрәсе - Агния Барто

Агния Львовна Барто (1906-1981) – Советлар Союзының, танылган  язучысы һәм шагыйрәсе. Ул кечкенәдән шигырь яза башлаган. Барто, балачак шатлыкларын һәм кайгыларын чагылдырган, җиңел һәм онытылмас шигырьләре ярдәмендә популярлашкан. Аның "Наша Таня тихо плачет" кебек шигырьләре күп буыннарның, балачакның аерылгысыз өлешенә әверелде. Агния Бартоның балалар өчен шигырьләре һәрвакыт яңа идея, һәм язучы аны балаларга иң кадерле әйбер итеп, ихлас күңелдән, мәхәббәт белән китерә.

Бүген, 20 нче февраль, 2нче гомуми белем бирү мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Набиева Энже Рашит кызы) үзәк китапханәдә булдылар. Балалар тылсымлы китап дөньясы - балалар китапханәсе белән таныштылар. Әлбәттә, традицион рәвештә балаларга Бердәм китапханә карталары бирелде. Агния Бартоның туган көне уңаеннан, китапханә хезмәткәрләре  нәни укучыларыбызга, шагыйрәнең  шигырьләренә нигезләнгән  мультфильмнар күрсәттеләр: “Игрушки” , “Снегирь”, “Мальчик наоборот” һ.б. Балалар, шулай ук, китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән бик кызыксындылар.