"Серле Буләк" - Лилия Гыйлем.
Үзәк балалар китапханәсе бердәм укучы билетларын тантаналы таратуны дәвам итә. Бүген, 18 нче февраль көнне, бездә кунакта 2нче урта мәктәпнең 1А сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Хасанова Лилия Зөфәк кызы). Балаларның күбесе китапханәнең серле дөньясына беренче тапкыр аяк бастылар. Китапханәдә аларны төсле эшләнгән энциклопедияләр, белешмәләр, барлык халыкларның әкият китаплары каршы алды.
Чара хөрмәтенә, балалар китапханәсенә "Агыйдель Дулкыннары" әдәби берләшмәсе вәкиле - шагыйрь Лилия Гыйлем чакырылды. Ул балаларга үзенең иҗаты һәм китапларга булган мәхәббәте турында сөйләде. Балалар, үз чиратында, «Әлифба» бәйрәме хөрмәтенә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Аларга шигырь тыңлавы шул кадәр ошады, Лилия Гилемның "Буләк" китабын кычкырып укырга булдылар.
Гадәттәгечә, чара вакытында беренче сыйныф укучыларына рәсми рәвештә Бердәм китапханә карталары тапшырылды. Балалар китапханәдән беренче китаплары белән, һәм күп тапкырлар кайтырга вәгъдәләр белән китапханәдән киттеләр.


