Центральная детская библиотека

"Интернационалист солдатларны искә алу көне"

15 нче февраль, Совет гаскәрләренең чикләнгән континентын Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруга 36 ел тулды. Бүген, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 1нче урта мәктәпнең 1В сыйныф укучылары өчен (класс җитәкчесе Галимова Люция  Глүс кызы), Әфган сугышында катнашучы, Галимов Марат Назиф улы белән очрашу үткәрелде. Ул балаларга үзе турында, сугышның  авыр һәм куркыныч көннәре, аларның ничек бердәм булулары турында сөйләде. Очрашу ахырында, кунагыбыз балаларга тыныч, сугышларсыз тормыш, һәм эйбәт билгеләргә генә укуларын теләп калды.

Чара барышында, балалар игътибары китап күргәзмәләренә юнәлтелде. Беренче күргәзмә, Ватанны саклаучы елына багышланган. Бу күргәзмәдә,  Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар тәкъдим ителгән. Икенче күргәзмә, Әфган сугышы турында - «Рәхмәт сезгә исән калганнар, мәңге истә һәлак булганнар”.

Чараның, икенче өлешендә, балаларга Бердәм китапханә карталары тапшырылды. Балаларны китапханә тәртибе белән таныштырдык. Чарага кагылышлы “Три кота. Библиотека” мультфильмын  карадылар. Кечкенә укучыларыбызга китапханәгә кунакка килү, аерым бер маҗара кебек тоелды. Киләчәктә дә,  безгә кунакка киләбез дип, китаплар алып сөенеп кайтып киттеләр.