Центральная детская библиотека

“Алтынчәч” балалар бакчасының кечкенәләр төркеме йорүче балалары кунакта

12 февраль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Алтынчәч” балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йорүче балалар кунакта булды. Аларны шат күңел белән китапханә хезмәткәрләре елмаеп каршы алдылар. Балалар китапханә кагыйдәләре, китапларның нинди тәртиптә куелышы, китап бирү һәм уку залы, китап укуның кирәклеге турында таныштылар. Шулай ук, китапханә турында мультфильм карау, кызыклы уеннар уйнау балаларның күңеленә хуш килде. Балалар китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган күргәзмә белән танышу, аның шигырьләрен, әкиятләрне кычкырып уку балаларга бик ошады. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган күргәзмә белән танышу, аның шигырьләрен, әкиятләрне кычкырып уку балаларга бик ошады. Тәрбияче апалары Галимова Римма Николай кызының Муса Җәлил шигырен җырга салып укуы, балаларның алдан ятлап килгән шигырьләрен сөйләүләре очрашуны тагын да җанландырып җибәрде. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда, китап эчендәге предметларны жанландыра алган тылсымлы экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.  Китап – ул кешенең игелекле дусты, киңәшчесе. Балаларда китап укуга кечкенәдән үк мәхәббәт тәрбияләү безнен изге бурыч.