Шагыйрь-герой Муса Җәлил.
Муса Җәлилнең шигырьләре, аның үлеменнән, ун елдан да артык вакыт үткәннән соң гына дөньяга билгеле булды. “Моабит дәфтәрендә” Муса Җәлил үлеменнән соң, туган ягына, халкына кайтырга хыялланганы турында язган. Муса Җәлилгә, үлгәннән соң, 1957 нче елда Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе белән бүләкләнә.
15 нче февраль татар шагыйренең тууына 119 ел тулды. Шул оңгайдан, үзәк балалар китапханәсендә "Шагыйрь-Герой Муса Җәлил" дип аталган чара үтте. Балалар кычкырып шагыйрнең шигырьләрен укыдылар, биографиясе белән таныштылар. Укучыларга шагыйрь иҗатына һәм тормышына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

