Центральная детская библиотека

Бәхетле балачак илендә.

Үзәк балалар китапханәсе, бердәм укучы билетларын тантаналы таратуны дәвам итә. Безнең бүгенге  нәни  кунакларыбыз, 1нче урта мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары (класс укытучысы Камалова Илюза Сагит кызы). Балаларның күбесе, китапханәнең серле дөньясына беренче тапкыр керделәр, анда аларны төсле эшләнгән энциклопедияләр, белешмә китаплар, барлык халыкларның әкият китаплары һәм башкалар каршы алды. Форсаттан файдаланып, балаларга "Мин сезнең белән горурланам, Россия" дип аталган Ватан Саклаучы елына багышланган күргәзмә турында сөйләп үттек. Икенче китап күргәзмәсе "Мәңгелек Балачак Илендә", аеруча нәни укучыларыбызга ошады.

Әлбәттә инде, чакырылган кунакларсыз бер чара да үтми. Бүгенге безнең кунагыбыз - 40 елдан артык  укыту системасында эшләгән, татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Шайгарданова Фәһимә Зиннур кызы. Балалар безнең кунакны кызыксынып тыңладылар.