Центральная детская библиотека

Сталинград сугышына 82 ел!

Сталинград сугышы, Икенче бөтендөнья сугышында хәлиткеч сугышларның  берсе. Анда, совет гаскәрләре зур җиңүгә ирештеләр. Бу сугыш Бөек Ватан сугышы вакытында мөхим борылышның башлануын күрсәтте.

«Железный бил ветер в лицо им из мрака,

Но знали солдаты: ни шагу назад!

И жив Сталинград! Он отбил все атаки,

В легендах прославленный город солдат!»

Шушы шигырь юллары белән, Сталинград сугышының 82 еллыгына багышланган патриотик сәгать башланып китте. Очрашу, 5 нче февраль көнне, 2нче урта мәктәбенең, 5 нче сыйныф укучылары белән үтте (җитәкчеләре Борханова Гөлшат Дамир кызы).

Укучыларга, Сталинград сугышының төп мизгелләрен яктырткан презентация күрсәтелде. Шулай ук, Ватанны саклаучылар елына багышланган китап күргәзмәсе белән җентекләп таныштылар. Күргәзмәдә Сталинград сугышы һәм Бөек Ватан сугышы турында китаплар тәгъдим ителде.