Центральная детская библиотека

Әкияттә кунакта!

Әкиятләрдә  - халыкның бөек рухи культурасы,   халкыбызның меңләгән еллар җыелган  тарихы ачыла.  Әкиятләр безне балачакка алып кайта, игелекле һәм яхшырак булырга өйрәтәләр.

Бүген, 3 нче февраль көнне, беренче тапкыр үзәк балалар китапханәсенә 1нче урта мәктәбенең  1А сыйныф укучылары кунакка  килде (класс укытучысы Галлямова Лилия Васих кызы). Нәни  укучыларга тантаналы рәвештә Бердәм Укучылар билеты тапшырылды. Балаларны котларга, инглиз теле укытучысы  Исламова Илсияр Солтан кызы  килде. Ул, үз чиратында, инглиз телен өйрәнү кирәклеге турында сөйләде, ләкин шул ук вакытта туган телебез - татар телен онытмаска кирәклеген дэ искәртеп үтте.

Балалар,   китапханә кагыйдәләре,  абонемент һәм  уку залы  белән таныштылар. "Әкиятләр дөньясында"  исемле  китап күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.