Центральная детская библиотека

Ленинград-батырлык һәм дан шәһәре!

2025 нче  елның 27 нче гыйнварында бөтен ил, Ленинград камалышын тулысынча бетерүнең 81 еллыгын бәйрәм итә. Бу әһәмиятле көн хөрмәтенә, үзәк балалар китапханәсе, җирле тарих музее белән берлектә, "Ленинград-батырлык шәһәре!" дип аталган очрашу оештырды.  Очрашу, җирле тарих музее бинасында узды.   Чараның төп кунаклары – Ленинград чолганышында катнашучыларның оныклары, Гарипов Сафа Гариф улы   һәм Газетдинова  Нуржихан Хабибрахман кызы. Алар балаларга,  безнең ата-бабаларыбыз кичергән авыр көннәр турында һәм камалыш вакытындагы икмәк турында сөйләделәр.

Чара, "Ватанны саклаучылар елы" исемле  китап күргәзмәсе белән тәмамланды.  Кургәзмәдә,  Бөек Ватан сугышы һәм Ленинград камалышы  турында китаплар тәгъдим ителде.