Блокадный Ленинград.
2025 нче елның 17 нче гыйнварында урта гомуми белем бирү мәктәбе 4 нче сыйныф укучылары өчен үзәк балалар китапханәсендә (сыйныф җитәкчесе Хафизова Зифа Зуфар кызы) "Блокадный Ленинград" дип аталган патриотик сәгать үткәрелде. Бу чара, Ленинградны фашисттан тулысынча азат итүгә багышланды. Балалар, Ленинград камалышының төп мизгелләре белән таныштылар һәм аларга тәгъдим ителгән презентация, укучыларны шул куркыныч еллар атмосферасына чумырга булышты. Шулай ук, балалар, 11 яшьлек Катя Савичева белән таныштылар һәм аның, шәһәр блокадасы вакытында, 1941 нче елның декабреннән 1942 нче елның маена кадәр көндәлек алып барган. Чара белән бер рәттә, Ватанны саклаучылар елына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. «Не затихающая боль Ленинграда» исемле китап күргәзмәсе уткәрелгән вакыйгага якты өстәмә булды. Блокадада исән калмаган кешеләрнең хәтере бер минут тынлык белән хөрмәтләнде. Чара ахырында китапханәче балаларга 125 грамм блокадный ипи таратты.

