Күңелле каникуллар.
2025 нче елның 6 нчы гыйнварында, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф балалары, кечкенә яшьтәге балалар һәм аларның эти-эниләре өчен "Куңелле каникуллар" исемле чара үткәрделәр. Балаларга төрле файдалы викторина уеннары тәкъдим ителде. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр. Соңыннан, кунакларыбыз сенсор экранында һәм сенсор өстәлендә уйный алдылар. Шулай ук, Яңа ел турында балалар киносы карадылар. Чара азагында, балаларга бүләкләр тапшырылды - балалар журналлары.


