Центральная детская библиотека

Мавыктыргыч экскурсия!

Китапханә - экияти урын, анда бар нәрсә һәм һәркем турында мәгълүмат саклана. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәрвакыт укучыларга дөнья карашларын киңәйтергә һәм аларны белем белән баетырга булышалар.

Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм әбиләре Актаныш үзәк балалар китапханәсенә килергә яраталар. Шулай итеп, 2024 елның 17 декабрендә безгә Богады урта гому белем бирү мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары килде. Балалар китапханәнеж эше  белән таныштылар. Якынлашып  килүче  Яңа ел бәйрәменә багышланган китап күргәзмәсе белән бик кызыксындылар! Очрашу барышында,  балаларга ничек блогер булырга, кайдан башларга һәм инде алган мәглүматны,  видео ролик белән  ныгыттылар.

Мавыктыргыч һәм эчтәлекле экскурсия,  кунакларыбызнын исләрендә  озакка  калыр, һәм алар тагын балалар китапханәсенә кунакка килерләр дип көтеп калабыз.