Һөнәр сайлау
Һөнәр сайлау - иртәме-соңмы һәркем алдында торган җаваплы һәм катлаулы эш. Безнең киләчәгебез нинди һөнәр сайлавыбыз белән бик бәйле. Ләкин без, һәрвакыт шәхси тәҗрибәгә һәм үз фикеребезгә генә таянып, сайлый алмыйбыз. Кайвакыт, эчке шикне бетерү өчен, безгә читтән дә ярдәм кирәк. Мәгълүмат алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, яки нәрсә укырга икәнен белеп бетермибез.
Укучы балаларга, дөрес һөнәр сайлауда булышу максатыннан, 2024 елның 20 нче ноябрендә, “Яшлек” яшьләр үзәгендә, балалар китапханәсе хезмәткәрләре, урта белем бирү мәктәп укучылары һәм төрле һөнәр белгечләре катнашында ачык чара үткәрделәр. Балалар бик күп кызыклы әйберләр белделәр, актив сораулар бирделәр.
