Центральная детская библиотека

Кыш бабайның туган көне!

Кыш бабайның да , барлык кешеләрнең кебек,  туган көне  була. Шул уңайдан, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гомуми белем бирү  урта мәктәбенең 2 нче “Б” (класс җитәкчесе Нуриева Ләйлә Марсель кызы) сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр.

Балаларны, Кыш бабай турында, кызыклы мәглүматлар белән таныштырдык.   Алар,  анын тормышыннан алынган  фактлар  белән бик кызыксындылар. Балалар, шулай ук, 18 нче ноябрь көнне Кыш Бабай  өчен махсус почта тартмасы ачылганын белделәр. Шул уңайдан, балалар, Кыш Бабайга яңа ел теләкләре һәм үтенечләре белән хатлар яздылар.  Конвертларны бәйрәмчә  һәм зәвыклы итәр өчен, аларны күп төсле кар бөртекләре һәм стикерлар белән бизәделәр.