Үткәннәргә телепортация
Актаныш җирле тарих музее - район тарихына кереп, ата-бабаларыбызның тормышы белән таныша алырлык урын. Анда сез, безнең төбәкнең техник үсешен, археологик табылдыкларын, көнкүреш әйберләрен һәм бу өлкәдә яшәүче кешеләрнең шәхесен чагылдырган материалларны күрә аласыз.
2024 елның 5 нче ноябрендә 1нче урта мәктәп укучыларына, балалар китапханәсе хезмәткәрләре җирле тарих музее эшчеләре белән берлектә, музейга экскурсия үткәрделәр. Балалар, безнең төбәк тарихы белән бик кызыксындылар. Аларның игътибарын, ул чор кешеләренең тормышын чагылдырган экспонатлар аеруча җәлеп итте.
Экскурсия ахырында, музей хезмәткәрләре, булачак Әниләр бәйрәменә багышланган мастер-класс үткәрделәр. Балалар үз куллары белән кадерле әниләргә һәм әбиләргә бүләк ясадылар.



