Центральная детская библиотека

Балачак илендә

Нәни балаларны укуга җәлеп итү максатыннан  һәм аларның китапка булган кызыксынуларын һәм мәхәббәтләрен уяту өчен, балалар үзәк китапханәсе  эшчелэре алар өчен һәрдаими экскурсияләр оештыра. Шулай итеп, бүген, 2024 елның 31 нче октябрендә, үзәк балалар китапханәсендә "Этәчкәй" балалар бакчасы балалары кунакка килде. Аларнын  тәрбиячеләре Максутова Лейсан Рөстәм кызы һәм Галиева Айгөл  Ришат кызы.

         Китапханә хезмәткәрләре балаларны китапханә эше белән таныштырдылар. Кечкенә кунакларны “Балачак илендә” дигән китап күргәзмә бик кызыксынды.  Күргәзмәдә Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш кебек шагыйрьләрнең китаплары күрсәтелде. Балалар, үз  чиратларында, алдан әзерләгән шигырьләрен сойләделәр. Шулай ук, нәни дусларыбызга, интерактив өстәлдә һәм сенсор идәндә уйнарга мөмкинлек бирелде.