Урра!!! Каникуллар!!!
Күптән көтелгән көзге каникуллар да килеп җитте! 30 октябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Бәхетле каникуллар" дип аталган чара уздырды. Анда мәктәп лагерена йөргән икенче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары актив катнаштылар.
Балалар, викторина сорауларына шатланып җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, ачык һавада уеннар уйнадылар. Чараны йомгаклап, балалар белән флэш-моб биедек. Саф һавада күңел ачканнан соң, балалар китапханәгә экскурсияга керделәр. Анда хезмәткәрләр аларны интерактив күргәзмәләр, шулай ук бай китап коллекциясе белән таныштырдылар. Укучылар популяр балалар журналлары һәм күп төрле кызыклы энциклопедиялар белән бик кызыксындылар.



