Центральная детская библиотека

Михаил Юрьевич Лермонтовның туган көне

2024 елның 16 октябрендә Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 1нче урта мәктәпнең 9 "Б" сыйныф укучылары белән очрашу булды (класс җитәкчеләре Миляуша Маскаповна). Очрашу,  бөек  язучысы Михаил Юрьевич  Лермонтовның туган көненә багышланды.

            Бу вакыйганың максаты – укучыларнын  шагыйрь шәхесен һәм аның тормышын, әсәрен аңлавын киңәйтү.

Чыгыш  вакытында укучылар  шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр һәм аның тормышыннан бик күп кызыклы әйберләр белделәр. Кереш өлеш ахырында Лермонтовка багышланган кечкенә викторина оештырылды. Балалар  сорауларга дөрес җавап биреп, мәктәп программасы аша алган белемнәрен актив күрсәттеләр.   Укучылар,  шулай ук,  Михаил Юрьевич Лермонтов әсәрләреннэн ясалган  китап күргәзмәсе белән бик кызыксындылар.