“Гаилә турында шигырьләр”
9 октябрь көнне, “Яшьләр” иҗат үзәгендә, “Бәллүр каләм” проекты кысаларында “Гаилә турында шигырьләр” бәйгесенә багышланган бик матур бәйрәм үтте. Бәйрәмне Актаныш балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде.
Бугенге бәйрәмдә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе вәкилләре катнашты: Лилия апа Гыйлем, Рәсимә апа Зарипова, Фәймә Фәйзул кызы Зәйнуллина, Дәнисә апа Хәйдәрова, Алсу Галеева, Фәһия апа Фәхриева, Әлфисә апа Гыймазова, Альбина апа Авзалова. Ә бәйрәмнең төп кунаклары- балалар бакчалары нәниләре һәм мәктәп укучылары иде. Аларның иң-иңнәре «Гаилә турында шигырьләр» бәйгесендә катнашкан йөздән артык бала арасыннан сайлап алынып, чыгыш ясадылар.
Бәйрәм барышында шагыйрәләребез дә, матур теләкләре белән бер рәттән, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып киттеләр.



