Центральная детская библиотека

"Сәламәт туклану һәм авыруларны профилактикалау"

          Актаныш  үзәк балалар китапханәсендә, "Куркынычсызлык мәктәбе" китапханәсе проекты  кысаларында, 1нче урта мәктәпнең 5 "Б" сыйныф укучылары (класс  җитәкчесе Чулпан Талгатовна) белән очрашу булды. Очрашу "Сәламәт туклану һәм авыруларны профилактикалау" темасына багышланды.

       Бу вакыйганың максаты - мәктәп балалары арасында кеше тормышында сәламәт туклану идеясын формалаштыру.

            Очрашуда, санитар-эпидемиология бүлегенең эпидемиологы Сафиуллина Лейсан Фархат кызы чыгыш ясады.  Ул балаларга сәламәт туклануның  никадәр мөһимлеге турында сөйләде. Балалар шулай ук фастфуд  һәм тәм-томнарның зыяны  белән кызыксындылар.

            Лейсан Фархатовна чыгышыннан соң, китапханәче балаларны сәламәт туклану турында презентация белән таныштырды һәм витаминнарның файдасы турында әңгәмә корды. Балалар шулай ук чыгыш темасына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.