"Бергәләп террорга каршы"
24 сентябрь көнне Актаныш узәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче урта мәктәп балалары өчен "Бергәләп террорга каршы" мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Чараның максаты - хәзерге дөньяның актуаль һәм кискен проблемасын - терроризмны, яшь буынның иҗтимагый һәм анын гражданлык позициясен формалаштыру, терроризм куркынычы белән бәйле төрле ситуацияләрдә төп тәртип кагыйдәләре белән танышу.
Чара барышында китап күргәзмәсе оештырылды һәм балаларга "Бергәләп террорга каршы" темасына брошюралар таратылды.
Балалар, "Терроризм нәрсә ул?" һәм "Террористлар кемнәр алар?" дигән сорауларга җавап бирделәр. Мәктәп балалары терроризмның хәзерге вакытта төрлечә формалашуын белделәр. Ул аеруча катлаулы, канлы һәм рәхимсез булып китте. Без террористик гамәлләрне барыбыз бергә берләшкәндә, террорга каршы берләшкәндә генә туктата алабыз.




