Бәйрәм «Китап Fest- әдәби ярминкә»
(Бөтенрәсәй күләмендәге “Зур гаилә яллары” проекты кысаларында. Рәсәйдә Гаилә елы уңаеннан)
21 нче сентябрь көнне, Әлфия Авзалова ис.мәдәният Сарае мәйданчыгы алдында “Зур гаиләнең яллары” проекты кысаларында “КитапFest-әдәби ярминкә” дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Китап бәйрәмендә актив тормыш рәвеше алып барган, рухи гореф-гадәтләрне саклаган гаиләләр, 1 нче Актаныш мәктәбенең 11 класс укучылары һәм технология техникумының студентлары катнашты.
Бәйрәмдә биш мәйданчык эшләде: “Бренд-гаилә”, “Әдәби интрига”, “Библиошоу”, “Китап фейс-арт”, ”Гаилә агачы”.”Бренд-гаиләдә” җырлы-биюле, нәфис сүз осталары чыгыш ясады, “Әдәби интригада” гаилә елына карата мәкальләр, тизәйткечләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр,”Библиошоу”да төрле интеллектуаль уеннар оештырылды, “Китап фейс-арт”та милли орнаментлар кулланып брошкалар(түштамга) ясалды.”Гаилә агачында”- һәр гаилә үзенең укыган, истә калган, башкаларга да укытасы килгән китапның исемен, авторларын китапчыкларга язып, гаилә агачына элде. Очрашу ахырында истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.





