Абдулла Алиш –әкиятләр остасы
Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Ромашка” балалар бакчасы нәниләре белән “Абдулла Алиш –әкиятләр остасы” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Әлеге чараның максаты — укуны популярлаштыру, язучының иҗаты белән танышу.
А. Алишның әсәрләре барлык буын сабыйлары тарафыннан яратылган, чөнки татар язучысының әкиятләре гади һәм аңлаешлы. “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Койрыклар” һ.б әкиятләр балаларда хезмәт сөючәнлек һәм яхшылык тәрбияләргә булыша, үз Ватанын яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтә.
Балаларга А. Алишның кызыклы әкиятләре укылды. Язучының «Бал корты һәм шөпшә» әкияте буенча мультфильм күрсәтелде. Аннары бергәләп фикер алыштылар, матур иллюстрцияле китаплары белән якыннан таныштылар һәм андагы геройларны атадылар. Чара дәвамында балалар викторина һәм уен сорауларына җавап бирделәр. Абдулла Алиш бүген дә безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.




