Центральная детская библиотека

Республика көне уңаеннан шигърият бәйрәме

30 нчы август Татарстан Республикасы көне уңаеннан, үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре катнашында, Мәдәният һәм сәнгать паркында, Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, Г.Тукай бүләге иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе әгъзалары чыгыш ясадылар. Бәйрәм күңелле узды, бик күп шигырьләр Татарстан, туган як, ватан, гайлә турында яңгырады.