Милли байрак көне
Россия Федерациясенең Флаг көне җәйнең соңгы аенда - 22 августта билгеләп үтелә. Россия флагы өч полосадан тора: ак, зәңгәр һәм кызыл. Герб белән бергә алар илнең рәсми дәүләт символлары булып торалар.
Бүген мәдәният паркында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Милли байрак көне” патриотик сәгатен үткәрделәр. Чара барышында балалар күргәзмә белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, интеллектуаль һәм ачык хавада уеннар уйнадылар, асфальтка акбур белән рәсем ясадылар. Чара флаглар тотып күңелле флешмоб белән тәмамланды.


