Центральная детская библиотека

Китапларга да табиб кирәк!

Китаплар безнең иң яхшы дусларыбыз, алар безгә яңа белемнәр алырга, искиткеч сәяхәтләр ясарга, игелекле, укымышлы һәм грамоталы булырга ярдәм итәләр. Барыбыз да кулыбызда чиста һәм пөхтә китап тотарга телибез. Ләкин китап ярдәмгә мохтаҗ: битләре туза, тышлыклары куба һәм ул матур күренешен югалта. "Мәдәният волонтерлары" программасын тормышка ашыру кысаларында, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә "Китаплар да табибка мохтаҗ" мастер-классы үткәрелде. Китап укучы кечкенә дусларыбыз, китап докторлары  роленә кереп, зур җаваплылык белән, китапларны яңартуда катнаштылар. "Китап табиблары"  тышлыкларны һәм битләрен ябыштырып, китапларның гомерен озайттылар.