Китапханәдә кунакта
5 август көнне Әтәс авыл китапханәчесе Мәүҗидә апа Әтәс һәм Апач авылларына әби-бабаларына кунакка кайткан малайлар һәм кызларны бергә туплаган да район үзәге Актанышка алып килгән. Иң беренче булып укучылар заманча мобиль Актаныш үзәк балалар китапханәсенең эшчәнлеге белән таныштылар. Укучыларга әдәби китаплар укырга, балалар өчен бастырылган журналлар тәкъдим ителде. Балалар бик күп мәгълүмәт алдылар. Очрашу бик матур, эчтәлекле булды. Бала күңелле Мәүҗидә апага зур рәхмәт бу очрашуны өештырган өчен.

.jpg)