Центральная детская библиотека

"Шигырь сөюче гаилә"

26 июль көнне Актаныш үзәк китапханәсенә Байсар авылы китапханәчесе Лилия Шакүрова даими китапханәгә йөрүче, китап сөюче үзенең балалары – Иркә, Рамазан һәм Тимерхан белән кунакта булдылар. Алар район һәм республиканың шигырь конкурсларында катнашып призлы ураннарга ия булып торалар. Балалар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар һәм яттан сөйләделәр. Әниләре Лилия дә, аларга үрнәк буларак, Р.Миңнуллинның “Журнал укучы Жираф” шигырен яттан сөйләп күрсәтте. Китапханә эшен яратып башкаручы Лилиягә киләчәктә дә, хезмәтендә иҗади уңышлар теләп калабыз, балаларына дөрес тәрбия биреп, аларга дөрес юл күрсәтүче ана буларак, аларга гаилә иминлеге, балаларының үз юлларын табып, ата-аналарына сөенечләр генә китерүләрен теләп калабыз.